Айнур фатихов причина смерти коронавирус
Содержание:
«Хәле нык авыр иде»
Айнур Фатыйхов белән тыгыз эшләгән кешеләрнең берсе — дусты, композитор Айрат Нәбиев.
— 10 октябь көнне Республика көненә концертта аның хәлләре начарайган иде. Ашыгыч ярдәм чакырттылар, тик аны хастаханәгә алып китмәделәр, өенә кайтып китте. Ничә көн өендә температура белән ятканда, гел элемтәдә тордык. Табиблар тагын килеп, укол ясап киткән, файдасы тимәгән, «температура 38 гә төшкән иде, яңадан күтәрелде» диде. Хәле нык авыр иде. Температурасы 40 ларга кадәр менгән булган. Кичә сәгать 1 гә кадәр сөйләштек, хәл бераз әйбәтләнде кебегрәк дип әйтте, күңеле күтәрелгән иде бераз, тик кичке 9 ларда абыйсы Илшат «Айнурыбыз юк» дип шалтыратты. Әти-әнисе дә хастаханәдә яткач, ул, күрәсең, энесенә ярдәм итәргә килгән булган.
Мин инде аңа авырый башлауга ук, «Айнур, танышлар күп бит, томографиягә языл әле» дидем. Көн саен сорашам — «иртәгәгә сөйләштем» ди, икенче көнне сорыйм — тагын иртәгә ди. «Нигә сузасың соң» дип сорадым. Температурасы булгач, сөйләвен дә аңлап бетереп булмады. Авыр булгандыр инде хәле. «Ашыгыч ярдәм чакырабыз — килмиләр», диде. Бертуктаусыз бик каты ютәлли дә иде, беренче тапкыр чакыруга ук, хастаханәгә алып барырга тиеш булганнардыр инде. Кешенең температурасы төшмәгәч, уен эш түгел бит. Күпләр авыртты, ләкин таныш-белешләрдә андый температура ишеткәнем булмады.
Шунысы кызганыч: әти-әнисенә, уллары белән хушлашырга, хастаханәдән чыгармыйбыз дип әйткәннәр. Алар инде күптән ята, ун көнләп бар, Айнурдан сорагач, алар инде җайлана башлаган кебек, дигән иде, тик карантин вакыты бетмәгәнгә, чыгармыйлар, — диде.
Айрат Нәбиев дустын «зажигалка» дип атады. Аның сүзләренчә, шаян-көлкеле кеше булгач, Айнур булган компаниядә беркайчан моңсуланырлык булмаган.
— Позитив, күңелле кеше иде. Уйнавы да, үзе дә шундый иде. Талантына сүз дә юк. Миллионга бер туадыр андый кеше. Теләсә нинди стильләрдә уйный иде. Аранжировкалар да эшләргә яратты.
Ришатны хөрмәт итә иде, анда эшләвенә шатлана иде, «Ришат белән уртак тел таптык» дия иде. Мин аның өчен сөенгән идем. Аңа кадәр ул ирекле музыкант булды, концертларга гел чакырып тордылар, буш вакытта аранжировкалар эшләде. Аның белән заманында бер вокаль альбом да эшләгән идек.
«Талантлы икәнен белсәләр дә, зур игътибар юк иде»
Айнур Фатыйхов Әнвәр Нургалиев җырларына да баян уйнавын яздырган булган.
— «Өмет күпере», «Сиреньнәр»… 4-5 җырыма баяннар яздырды. Талант инде, ул дөньяның иң яхшы баянчылар бишлегенә чыккан иде, ялгышмасам. Талантлы кешеләр гадәттә шулай була, минем уйлавымча, күңеле белән ул ялгыз булгандыр. Артык талантлылар башка үлчәмдә яши кебек. Яше булса да, бала-чага кебек шат күңелле иде. Шаян, үзенчәлекле кеше иде, эчендә пычрагы булмады аның. Аллаһтан бирелгән виртуоз иде. Андый баянчылар бүтән бездә юк. Аранжировка да эшләргә тиеш иде әле — барып чыкмады.
Аның талантлы икәнен белсәләр дә, бик зур игътибар юк иде. Бездә исән чакта бик бәяли белмиләр бит. Үлгәч балкый кеше. Вәсиләне алсак та, үлгәч дәррәү куптылар. Без дуслар идек дип, дуслар күбәеп китә.
«Аның булачак виртуоз икәне күренеп тора иде»
Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Айнурны балачагыннан белгәнен әйтте.
— Бәләкәй генә малай чагыннан гармун күтәреп йөри иде, күз алдында үсте, күз алдында профессионалга әйләнде. Аның булачак виртуоз икәне күренеп тора иде. Уку белән генә түгел, Ходай Тәгалә биргәндер аңа шундый виртуозлыкны. Репетицияләр ясап кына да булмый, әгәр Ходай Тәгаләдән бирелмәсә.
Ул бит әле баянист кына түгел, бик яхшы аранжировкалар эшли иде. Минем берничә җырыма аранжировкалар эшләде. «Тормыш арбасы», «Яшәсен безнең колхоз!» җырына Айнурның энергетикасы кергән. Ул аранжировкаларны җентекләп, нечкәлегенә кадәр эшли иде.
Дөресен генә әйткәндә, башка сыярлык хәл түгел. Халит абый белән Лилия апаларның хәлләрен күз алдына да китерә алмыйм. Халит абый өчен улы гына түгел, партнеры, бергә уйнаган иҗади дусты да иде.
Сәхнәдә кырыеңда Айнур басып торса, бернинди оркестр да кирәк түгел иде. Энергетика ягыннан да, профессионализм ягыннан да. Ул шулхәтле җырның эченә керә, җырчы белән бербөтен организм була белә иде. Аның белән чыгыш ясау җиңел иде. Ул сәхнәне шулкадәр яратты. Кайвакыт чыгыш ясаганда, «Айдар абый, чыгыйммы соң, поддержать итимме» дия иде. «Айнур, давай» дия идем. Ул хәтта нинди җыр буласын белмәсә дә, теләсә нинди җырның аранжировкасына кушылып китә белде. Андый егетләрне хәтерләмим бүтән. Бигрәк яшь иде бит әле, якты йолдыз кебек янды да, атылды, — дип сөйләде Айдар Галимов.
«Килде дә, үзебезнең кеше булды»
Айнурның якты истәлегенә әйтелгән бик күп сүзләрдән соң, сәнгать дөньясы ятим калган икән дип нәтиҗә ясарга була. Айнур соңгы вакытта җырчы Ришат Төхвәтуллин белән тыгыз эшләгән. Ришатның администраторы Илгиз Бәдретдинов Айнур Фатыйхов белән 8 октябрьдә Казанда Уңыш бәйрәмендә, 10 октябрьдә Уфада Республика көнендә чыгыш ясаганнарын әйтте.
— Ул бер сезонны безнең белән эшләде, икенчесен башларга тиеш иде. Үзебезнең туган кебек булып бетте. Кояш сыман яктылык, энергия сирпеп тора торган кешеләр була бит, менә ул шундый иде. Безгә килде дә, үзебезнең кеше булды. Бер ел буе бергә яшәдек дисәң була. Бу кайгыны ишеткәч, группадагы һәркем күз яшьләре белән елый, — диде.